Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

“Җиңү – көчле рухлылар юлдашы!”

Китапханәдә Фәнис Яруллинның юбилей уңаеннан “Җиңү – көчле рухлылар юлдашы!” дигән музыкаль-әдәби кичә үткәрелде. Презентация кулланып Фәнис абыйның биографиясе, аның иҗаты, аның сөекле хатыны Нурсөя ханым турында сөйләнелде. Фәнис абый һәм Нурсөя ханымның тормышларыннан кызыклы вакыйгалар искә алынды. Аминова Энҗе, Гатина Рәмзия, Абдулова Сания, Хамзина Илюзә шигырьләр сөйләделәр, Гайфутдинова Кәүсәрия, Баянова Мәүлидә җырлар җырладылар. Шулай ук кунаклар игътибарына Фәнис Яруллинның исән чагында бирелгән, ә Нурсөя апаның әле күптән түгел алынган интервьюларын тәкъдим ителде. Кешеләр бик ошатып, кызыксынып карадылар.