“Нәрсә ул мәдәният?”
Мәктәптә “Нәрсә ул мәдәният?” дигән китапханә дәресе үткәрелде. Анда презентация ярдәмендә 1-4 сыйныф укучылары өчен - нәрсә ул мәдәният, мәдәнияткә нәрсә керә (музей, китапханә, театр һ.б.), кем ул культуралы кеше турында сөйләшенде. Соңыннан балаларга укытучылар ярдәме белән мәдәни көндәлекләр тапшырылды һәм ничек аны тутырырга аңлатылды.