Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Сабантуй

8 нче июнь көнне авыл мәйданында татар халкының милли бәйрәме САБАН ТУЕ - 2024 гөрләп узды.
Төрледән-төрле кызыклы уеннар, бай эчтәлекле концерт программасы һәркем күңеленә хуш килде.
"Орсис-Агро" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең терлекчелек алдынгыларын бүләкләп, авылдашларны, якташларны һәм барлык бәйрәм кунакларын Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамиль Сәлимов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Альфред Нигъмәтҗанов сәламләде.


Үзләренең матур җырлары белән Казан шәһәре филармониясе артистлары:
Татарстанның халык, Башкортостанның атказанган артисты Рөстәм Асаев;
Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Айдар Габдинов һәм Халыкара конкурслар лауераты Алсу Валиуллина чыгыш ясады.

2024 ел Сабан туеның абсолют батыры - Наил Зәйнуллин.

Кыскасы, бәйрәм югары дәрәҗәдә оештырылып, бик матур узды. Барлык спонсорларга, оештыручыларга олуг рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да сабантуйларда бердәм булып, саулык-сәламәтлектә очрашырга язсын!
Яшәсен, гөрләсен Сабантуй! Аңа мәңгелек дан!