Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Бирнә җыю

Сабан туена берничә көн кала, элек-электән килгән матур йола – бирнә-бүләк җыю йоласы башкарыла. Күп җирдә ул сөрән салу буларак билгеле. Бу йоланы "яулык бәйрәме", "сөлге җыю", "сөрән сугу" дип атаучы авыллар да бар.
Кайда – бизәлгән атлар җигеп🐴, кайда җәяүләп сөрән салалар. Җиңел машина🚗 хәтта трактор да 🚜эшкә җигелә хәзер. Әмма һәркайда гармун тартып, милли киемнәрдән, җырлап-биеп, күтәренке рухта үткәрергә тырышалар бу йоланы.

Бүләкләр кичке якта, кешеләр эштән кайткач җыела. Көне алдан хәбәр ителә, йола үтәүгә ха тын-кызлар, балалар да кушыла. Быел капка төбендә табын әзерләп, сөрәнчеләрне табын белән каршы алучылар булды. Аларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, тәмле, кайнар коймакларыгыз, мәтрүшкәле чәйләрегез өчен бик зур рәхмәт!

Ихлас, киң күңелле, кешеләрне, дөньяны яратучы, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче райондашларыбыз ел саен бүләкләрен алдан әзерләп көтеп торалар. “Сабан туенда иң соңлап килгән атка”, “иң яшь көрәшчегә”, “авыш баганага менүчегә”, “беренче килгән йөгерешчегә” дип, бүләкне атап бирүчеләр дә бар. Күп кеше тәмле телен, җыр-биюен, җор сүзен эшкә җигеп каршы ала сөрәнчеләрне.

Чын күңелдән, ихлас теләкләр теләп, кызганмыйча биргән бүләкләрегез башкаларны сөендерер, үзегезгә дә шатлык китерер. 8 июнь сәгать 11:00 Сабантуй мәйданында көтеп калабыз