Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Китапханәгә кунакка

Безнең китапханәбездә- музейда кунакта Түбән Кама шәһәренең «Ак каен» мәхәлләсендә укучы балалар.
Әлеге экскурсиягә бик күп балалар килде. Шул сәбәпле без аларны ике төркемгә бүлергә булдык. Беренче төрке - малайлар төркеме, икенчесе- кызлар.
Балалар иң элек Шәңгәлче мәчете белән танышып уздылар. Вәгазь тыңлап үттеләр. Китапханәдә бергәләшеп «Где логика» уенын бик яратып уйнадылар. Үзебезнең китапханәдә, Ахунова Райханә апа булдырган музей белән таныштырып уздык. Ә инде соңыннаен балаларны мәчеттә кайнар чәй һәм мич коймагы белән сыйладылар.