Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

«Яңа китаплар - Сезне көтә»

Шәңгәлче китапханәсе, балалар бүлеге,яңа китаплар белән баетылды. Бирегә балалар өчен татар, рус, чит ил язучыларының әсәрләре тупланган ялтыравык тышлы китаплар кайтты. Балалар өчен шулай ук махсус энциклопедияләр, дәрес өчен кирәкле һәм дәрестән тыш укыла торган китаплар да бар.📚
Яңа кайткан китаплардан «Яңа китаплар - Сезне көтә» дигән күргәзмә куелды. Китаплар алар кешенең иң якын дуслары, авыр вакытларда ярдәмче, киңәш бирүче.
Кадерле балалар һәм хөрмәтле олкәннәр! Күңелле,мавыктыргыч китаплар сезне көтә, укырга ашыгыгыз дуслар!!!