Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Бездә Кунаклар...

Бездә кунаклар...

Бүген бездә кунакта Түбән Кама шәһәренең мәчетенә йөрүче яшь мөслимәләр.«Аулак көн» дип аталган җыенны Адилә ханым белән Чулпан ханым оештырдылар. Әлеге җыенның программасы бик кызык һәм үзенчәлекле...
Мичтә пешкән авыл коймагы авыз итәсең киләме? Алайса безнең җыенга кушыл!
-мәчет белән танышу
-музейга экскурсия
- китапханә белән танышу, интеллектуаль уенын уйнау
-мич коймагы белән чәй эчү
Әлеге чара бик күңелле һәм җылы үтте.
Китапханәче кунакларны каршы алды.Китапханә белән таныштырды, интеллектуалҗ уены «Где логика?» бик күңелле узды.Әлеге уен бабаларны гына түгел хәтта аларның әниләрен дә кызыксындырды. Балалардан алдан җавап бирергә тырыштылар😆.
Музей белән аеруча бик кызыксындылар. Музей белән, лаеклы ялда булган ветераныбыз, Рәйхана апа таныштырып китте.Алар җәмки, май язгыч, крынка һәм башка бик күп борынгы әйберләр турында белделәр, хатын-кызлар милли киемнәре, аяк киемнәре,бизәкләре белән таныштылар.
Килгән кунакларыбызга безнең якларда ошаган дип ышанып һәм тагын кунакка көтеп калабыз.