Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Бездә кунакта...

Бездә кунакта...
Адымнар Түбән Камa укучылары Шәңгәлче авылы якларында кунакта булдылар.Аларны китапханәче каршы алды. Балалар әти- әниләре белән үзләренең сәяхәтләрен Кләтле авылы чишмәсеннән башлап җибәрделәр.Китапханәче чишмә турында кыскача сөйләп үтте.Алдагы тукталыш Шәңгәлче авылы китапханәсе һәм музее булды. Кунакларны музей бик кызыксындырмый. Алар җәмки, май язгыч, крынка һәм башка бик күп борынгы әйберләр турында белделәр, хатын-кызлар милли киемнәре, аяк киемнәре,бизәкләре белән таныштылар. Киләсе тукталыш Ташлык авылында урнашкан китапханә һәм музей. Илүзә апа безне бик җылы каршы алды.Соңгы тукталыш Кушай авылы. Андагы күлгә, табигатькә балаларның исләре китте, фотографияләргә төштеләр.
Чара ахырында укучылар күтәренке кәеф һәм күп кенә яңа тәэсирләр белән таралыштылар.