Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Ташлык авылы урамнары буйлап сәяхәт

Һәр кеше үзенең туган җир, яши торган урыны турында белергә тиеш. Безнең зур илебездә һәр кешенең күңеленә якын кечкенә почмагы – авылы, урамы, туган йорты бар. Бу аның кечкенә Ватаны. Һәр кече Ватанныкы кебек авылыбызның да тарихы бик кызыклы һәм бай. Без аны өйрәнергә һәм белергә тиеш.

Рухи хәзинәләребезне саклау һәм үстерүнең, ата-бабаларыбыздан калган милли гореф-гадәтләребезне торгызуның гаять зур әһәмияткә ия булуын исәпкә алып, шулай ук Россия халыклары мәдәни мирасы елының дәвамы буларак, 2023 елны республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителте.
23 август көнне китапханә балалар белән «Ташлык авылы урамнары буйлап сәяхәт» дип исемләнгән мәгълүмати танып-белү сәгате үткәрелде. «Таш чишмә»исемле чишмәсенен тәмле суларын эчеп,Сабантуй үткәрелә торган җирләрдә уйнап, А.Хамзин язган «Ташлык»китабы белән ,авылның танылган кешеләре турында кыскача мәгълүмат алдылар.