Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Музейга сәяхәт

Мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар "Халык, милләт тарихы" дип исем йөрткән музеенда кунакта булды.
Китапханә хезмәткәре балаларга төрле экспозицияләр күрсәте, балалар борынгы бабаларыбызның яшәү рәвеше белән дә танышты. Туган як музеенда борынгы бабаларыбызның гореф-гадәтләре, яшәү рәвеше һаман да сакланадыр кебек. Татар өен хәзер музейларда гына күреп белгән буын – балалар әлегә экскурсиягә чын мәгънәсендә куандылар. Балаларга мичтә ипи пешерү сере турында да сөйләде, бишек, үрелгән чабаталар, татар рухын саклаган традицияләргә дә тукталды.Алган якты хатирәләрдән канатланып, рәхмәт әйтеп, тагын килергә сүз бирделәр