Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Сабантуй

Сабантуй-бу бәйрәмдә хезмәт халкының бик борынгыдан килгән күркәм гадәтләре, уен-җырлары, йолалары бергә кушыла. Сабантуй бик борынгы да, шул ук вакытта, олысын-кечесен, туганнарны, сыйныфташларны, милләттәшләребезне бер мәйданга җыйный алган  бәйрәм дә ул!
11 июнь көнне дә Сабантуй бәйрәме елдагыдан тагын да күркәмрәк, күренешләргә бай булуы белән истә калырлык итеп ачылды. Табигать тә моңа үзенең кояшлы көне белән теләктәшлек итте.

Инде иртәнге якта ук, бәйрәм узасы төп мәйданга районның барча халкы җыелып, тамаша кылырга ашыкты.