Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Бирнә җыю

Сабантуй - татарның иң яраткан бәйрәме! Элеккеге йолаларның берсе - бу бәйрәмгә бирнә җыю. Бирнә җыю – татар халкында сакланып килгән бик борынгы йолаларның берсе. Аны сабантуй алдыннан берничә көн кала җыялар: егетләр гармуннар тота, кызлар җырлыйлар, өйдән – өйгә кереп, такмак әйтеп, хуҗаларны сәламлиләр. Ә өй хуҗалары , үз чиратларында, өйләреннән чыгып, теләкләр теләп, сабантуйга дип хәстәрләнеп куйган бүләкләрен тапшыралар.Шушы максат белән, 3 нче июньдә бирнә җыю оештырды, милли бәйрәмгә – Сабантуйга бирнә җыйдык