Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Куркынычсызлык кагыйдәләре

Бакчабызда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча муниципаль конкурс булып узды. Конкурста Түбән Кама муниципаль районының 8 балалар бакчасы катнашты.
Ярыш берничә этапта: теоретик өлеше- музыкаль залда, группаларда һәм практик өлеше -урамда үтте.Теоретик өлештә командалар куркынычсызлык кагыйдәләре буенча сорауларга җавап эзләделәр.Ә инде практик өлештә һзр команда велосипед һәм самокатларда төрле каршылыкларны уздылар.
Һәр биремгә жюри бәя бирде: “ Юл йөрү куркынычсызлыгы” Түбән Кама профилактика бүлеге җитәкчесе – Сафонова И.Н., Түбән Кама районының “Мәктәпкәчә белем бирү үзәге” җитәкчесе- Яруллина Л.А., 23 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе -Юнусова Г.Ә. һәм 93 нче “Әллүки” балалар бакчасы җитәкчесе – Лотфуллина Г.И.
Иң -иңнәр исемлеген түбәндәге командалар үзара бүлеште:
Каенлы авылы “Ромашка” балалар бакчасыннан – Бадретдинов Инсаф “ Иң яхшы самокат йөртүчесе” номинациясендә җиңүче дип табылды.
Иске Чишмә авылы “Ручеек” балалар бакчасыннан -Базаров Алексей “Иң яхшы велосипед йөртүчесе” исемен яулады.
Ә инде җиңүчеләр исемлеге түбәндәгечә яңгырады:
1 урын : Шәңгәлче авылы “Салават купере” балалар бакчасы командасы
2 урын: Трудовой поселыгы “Сказка” балалар бакчасы командасы.
3 урын: Сухрау авылы “Аленушка” балалар бакчасы командасы.
Уенда катнашкан калган барлык командалар сертификат һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.