Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

«Аларның исеме, онытылмас әшләре, якты маяк булып, буыннардан .

Җиңү бәйрәме ул сугыш һәм хезмәт батырларын хөрмәтләү, хәтерләрне ныгыту көне дә.
Әйе, сугыш афәте Шәңгәлче авылын да читләтеп узмый. Бөек Ватан сугышына 300 дән артык авылдашыбыз китә һәм күпләре кире әйләнеп кайта алмый. Алар бүгенге матур тормыш барәбәренә чит җирләрдә башларын салалар.
Без һәр ел саен сугыш батырларын искә алу өчен авылыбыз уртасында урнашкан обелиск янына җыелабыз. Быел бу чара 8 май көнне үтте. Мәктәбебез укучылары тарафыннан һәйкәл янында митинг уздырылды. Обелискка укучылар үз куллары белән ясаган веноклар салдылар, батырларыбызны 1 минут тынлык белән искә алдык.