Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

" Язлар килә Тукай абый белән"

Габдулла Тукай — татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз!
Бүген, бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көненә багышлап бакчабызда " Язлар килә Тукай абый белән" исеме астында - әдәби кичә узды. Кичәгә Тукай абыйның әкият геройлары Кәҗә белән Сарык, Шүрәле кунакка килделәр. Балалар Габдулла Тукайның төрледән - төрле шигырьләрен яттан сөйләп үзләренең сәләтләрен, осталыкларын күрсәттеләр. Әкият геройлары белән уйнадылар, биеделәр, күңел ачтылар.