Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Таҗетдин Ялчыгол һәм аның "Рисаләи Газизә" әсәре"

13 апрельдә Каенлы китапханәсендә Түбән Кама ҮКС ында игълан ителгән күренекле әдип, дин әһеле, мәгърифәтче, тарихчы, халык табибы Таҗетдин Ялчыгол елы һәм Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан "Таҗетдин Ялчыгол һәм аның "Рисаләи Газизә" әсәре" дип исемләнгән тарихи укулар булып үтте. Әлеге чарада Т.Ялчыголның Зәй шәһәрендә яшәүче 7 нче буын оныгы Гамир Таҗетдинов катнашты.
Таҗетдин Ялчыголның гыйльми-мәдәни мирасы тиешенчә барланмаган. Аның әдәбият, дини, медицина, әдәп-әхлак, тарих һ.б. тармаклар буенча (шәрех-аңлату, укыту-өйрәтү характерында) дистәдән артык китап һәм шактый гына китапларны күчереп язуы (хәттат булган) мәгълүм. Ул проза өлкәсендә дә, шигърияттән дә шактый хәбәрдар булган. Гарәпчә һәм фарсыча әсәрләргә аңлатмалар биргән, "Кыйссаи Йосыф"ны халык арасында таратуда өлеше зур. Ялчыголның "Рисаләи Газизә" китабы бүгенге көнгә килеп җиткән. Революциягә кадәр ул 39 мәртәбә басыла. Әлеге китап - авторның Аллаһияр Суфыйның "Сабател-гаҗизин" китабына язган аңлатмасы. Газизләрдән-газиз дип аталган әлеге китапны Ялчыгол кызы Газизә укый алырлык итеп яза. Бик популяр китап була ул: "Кыйссаи Йосыф"тан гына калыша. Гомумән, ул халык китабына әйләнә.