Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

«Гасырлар кайтавазы....»

2023 елның 30 март Шәңгәлче авылы мәдәният йортында иҗат коллективлары катнашында «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы»на багышланган «Гасырлар кайтавазы....» дип исемләнгән Түбән Кама муниципаль районының мәдәният учрежденияләре арасында, үзэшчән сәнгать фестиваль-конкурсының сайлап алу туры узды.
Буыннан буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына.Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә, анда яшәүче һәр кеше гореф-гадәтләрне, йолаларны ихтирам итәргә тиеш .
Шәңгәлче китапханәсеннән әлеге фестивальда кечкенә кызыбыз Гильмутдинова Эсмира «Сабантуй» шигыре белән чыгыш ясады.