Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

"Тәмле ризык пешерүнең сере бик гади. Күңел җылыгызны кызганмагыз. Яхшы уйлар белән, ихластан әзерләнгән ризык кына телне йотарлык була!"

Сезнең торт ясап караганыгыз бармы, дип сорасак, белеп торабыз, һәр хатын-кызның үз гомерендә бер тапкыр булса да пешергәне бар инде аны, дип җавап бирерсез. Ә аны Шәңгәлче авылы китапханәсе хезмәткәре Ләйсән Гыйльметдинова кебек тәмле итеп пешерә беләсезме? Әйе-әйе, күз явын алырлык тортлар, чизкейклар, татлы десертлар ясый ул. Бүген аларны тәмле итеп әзерләү серләрен хезмәттәшләре белән дә бүлеште.
Бергәләшеп баллы һәм бисквитлы торт пешердек без аның белән. Баксаң, һәркайсын әзерләүнең үз нечкәлекләре бар икән. Әйтик, баллы тортны җиде катлы итсәң матуррак була. Бисквит уңсын дисәгез, камыр өчен йомыркаларны салкын урында тотарга кирәк.
Тортлар гына түгел, өчпочмак, бәлеш, кыстыбый кебек камыр ризыкларын пешерергә дә оста ул. Коймакларының тәме әле дә тел очында тора. Нәрсә генә әзерләмәсен - уңа, күпереп пешә. "Тәмле ризык пешерүнең сере бик гади. Күңел җылыгызны кызганмагыз. Яхшы уйлар белән, ихластан әзерләнгән ризык кына телне йотарлык була!" - ди якты күңелле, тәмле куллы Ләйсәнебез.

Кол Гали исемендәге китапханәдә торт пешерү буенча мастер-класс ясадым.