Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Исәнме, Яңа ел!

Яңа ел чыршысы — балалар өчен һәрвакыт көтеп алынган бәйрәм!
Балалар игътибарына Шәңгәлче авылы китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре тарафыннан яңа ел әкиятен театральләштерү тәкъдим ителде. Ел саен балаларда чын Яңа ел могҗизасы тудыру өчен , кызыклы, мавыктыргыч һәм истә калырлык тамаша күрсәтергә тырышабыз. Бу елда искәрмә булмады.

Үзенчәлекле һәм сихри эчтәлекле тамаша, күңелләрне күтәрердәй музыка, костюмнар, бәйрәм атмосферасы — болар барысы да Яңа ел чыршысында булды