Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

"Яңа ел маҗарасы"

30 нчы декабрь көнне, авыл мәдәният йортында 19-00 сәгаттә "Яңа ел маҗарасы" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кунакларны һәм тамашачыларны әкияти илгә Кыш бабайга гаҗәеп яңа ел сәяхәте һәм яраткан геройлар белән онытылмас очрашу көтте. Программада театральләштерелгән сәхнәләр, мавыктыргыч җырлар, бию номерлары, шигырьләр булды.Шулай ук кунаклар өчен төрле әйлән- бәйгеләр, уеннар уздырылды, ә җиңүчеләр тәмле призларга сөендерелде.
Бәйрәмебездә катнашкан тамашачыларыбызга күп төсле гирляндалар һәм матур бизәлгән чыршы шатлык һәм могҗиза хисе китерсен.