Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Әдәби кораб

Әдәби кораб" бездә кунакта
25 ноябрь көнне Шәңгәлче авылы китапханәсенә “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе әгъзалары – Рәсимә Нәбиуллина, Н.Тукмачев, Р. Валиева, Н. Баязитова кунакка килделәр.Әлеге кичә якынлашып килүче Әниләр көненә багышланды. Авылның өлкәннәре зур игътибар белән йотлыгып шагыйрьләрнең чыгышын тыңладылар. Кичәне Түбән Кама Үзәк китапханәнең китапханәчесе Әнфисә Фәйзетдинова бик кызыклы итеп алып барды. Шәңгәлче авылында эшләп килүче "Сандугач" ансамбле әниләргә багышланган моңлы матур җырларын бүләк иттеләр. Тамашачылар кичәдән соң рәхмәтләр әйтеп киләчәктә тагын да шундый очрашулар булуын теләп таралыштылар.