Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

«Әнием,Әнием,Әнием, Таң җиледәй назлы кулларың»

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен - Әниләр көнен билгеләп үтәбез.
Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман.
Кадерледән кадерлеләребез!
Сезгә озын гомер, имин көннәр, балаларыгызның куанычларын гына күреп яшәвегезне телибез.
Күңелегез тыныч, килер көннәрегез матур һәм һәрчак бәхетле булыгыз!
Шушы матур бәйрәм уңаеннан Шәңгәлче авылы клубында бик матур кичә узды. Әлеге кичәдә Гильмутдинова Эсмира " Разговор ребенка с Богом " дип исемләнгән шигырь башкарды