"Балаларга сугыш турында укыйбыз"
4 нче май көнне 2, 5, 6 сыйныф укучылары китапханәче җитәкчелегендә халыкара “Читаем детям о войне” акциясендә катнаштылар. Анда балалар Бөек Ватан Сугышы турында документаль видеохроника, презентация карадылар, сугыш турында җырлар тыңладылар. Укучылар Х.Хөснуллин, И.Вәлиуллина, Г.Нәбиуллина шигырьләрен укыдылар. Чараның төп өлеше - китапханәче Нәҗметдинова Г.Ф. Л.Кассильнең “Рассказ об отсутствующем” дигән хикәясен укыды. Соңыннан хикәянең эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрелде. Чарадан балалар зур тәэсирләр белән таралыштылар.