Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

"Чиксез Галәм"

Мәктәп китапханәсендә 6, 7 сыйныфлар ѳчен «Чиксез Галәм» дигән  китапханә дәресе үткәрелде. Бу дәрестә балалар Галәмнеӊ тѳзелеше, барлыкка килүе, борынгыларнын гипотезалары, галимнәрнең ачышлары турында презентация аша таныштылар. Кояш системасына кергән планеталар һәм аларнын иярченнәре турында 6 сыйныф укучысы Ахунова Диләрә сѳйләде.