Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

"Кошларым- минем дусларым!"

Китапханәдә «Кошларым минем дусларым» дигән күргәзмә үтте. Анда кошларга багышланган хикәялэр, әкиятләр, табышмаклар, кошларның рәсемен ничек ясарга дигән китаплар урын алды. Балалар кошлар турында кызыклы фактлар белән таныштылар, алар үз белгәннәре белән уртаклаштылар. Күргәзмәне кызыксынып карадылар һәм андагы 7  китапны укырга өйгә алдылар.