Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

"Әниемә бүләк!"

" Әниемә бүләк" - бу чара безнең гүзәл затларга багышланды. Ул авыл мәдәният йорты сәхнәсендә булды. Концерт номерлары белән үрелеп барган бу бәйрәм кичәсендә авылыбызның яшь әниләре -"Умырзая" командасы белән без- "Яшь йөрәкләр" командасы- өлкәннәр көч сынаштык. Төрле кызыклы сынаулар, котлаулар, сәхнә осталыкларын күрсәттек. Һәр сынау саен көчләр тигезлеге гел үзгәреп торды. Тик барыбер да дуслык җиңде. Ахырдан барлык катнашучыларга авыл җирлеге башлыгы үзенең истәлекле бүләкләрен тапшырды.