Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

" Халкымның тутыкмас җәүһәрләре!"

Татар халкы җор телле, бай телле халык. Аның мәңге онытылмас үз байлыгы- табышмак, такмак, такмазалары, аңа гына хас булган уеннары бар." Халкымның тутыкмас җәүһәрләре!" дип исемләнгән чарада татар авыз иҗатына караган әсәрләр яңгыраш тапты. Безнең максатыбыз- шушы байлыгыбызны балаларга, яшь буынга тапшырып калдыру. Бу чарада катнашкан яшьләр халкыбызның кич утыру күренеше аша табышмаклар, такмазалар, бишек җырлары, төрле уеннар белән таныштылар. Авыл музеендагы экспонатлар аша, үткәнебез, халкыбызның тормыш- көнкүреше турында тагын да күбрәк мәгълүмат туплый алдылар.