Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

" Авылымның үткәне"

Балалар бакчасы нәниләре музей турында,  музейда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында беләләр, тик әле берсенең дә музейда булганнары юк икән. Аларга һәр экспонат шулхәтле кызык тоелды, бик игътибар белән мин сөйләгәннәрне тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Керосин лампасы, керосин өчен шешә, ат дагасы, күкеле сәгать, күмер үтүкләре һ.б. экспонатлар белән таныштылар.