Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Исемең кайтты илгә дан булып!

" Исемең кайтты илгә дан булып!" исеме астында үткән бу чара китапханәгә генә түгел, ә бәлки кибеткә, почтага, авыл советына, урамга, өйләргә, мәдәният йортына  да  үтеп керде. Шагыйрьнең туган көнендә аның шигырьләре татар телендә дә , урыс телендә дә яңгырады. Җәлилнең үлмәс шигырьләрен сатучылар, бухгалтерлар, студентлар, пенсионерлар. балалар кычкырып укыдылар. Халык Җәлилнең иҗатына битараф түгеллеген күрсәтте.