Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

" Учагыңда утың сүнмәсен!"

" Учагыңда утың сүнмәсен!"  бу әдәби утырыш язучы, прозаик Әмирхан Еникинең туган көне уңаеннан үткәрелде. Аның әсәрләре күзләрдән яшь китерә, алар хискә, моңга, сагышка манып язылган кебек. Язучының әсәрләрендә күтәрелгән һәр төрле проблема- туган як, туган тел, өлкән буынга кадер - хөрмәт, иң татлы хисләрнең берсе- мәхәббәт - мәңгелек проблемалар. Шунлыктан аның әсәрләре яшь буынга да кызыклы, өлкән буынга да кадерле. Укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, яшьләр белән аның әсәрләрен тагын бер кат күздән кичереп, Ә.Еникинең әсәрләрен үзебезнең сәхнә түрләреннән дә яңгыратып була икән дигән фикергә килдек.