Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

"Без кояш балалары!"

"Без кояш балалары!" дип исемләнгән квилт Разил абый Вәлиевның 70 еллык юбилее уңаеннан үткәрелде. Балалар аның китаплары, иҗаты белән таныштылар. Язучы, шагыйрь, якташыбыз Разил абыйның тормыш юлы, аннан кызыклы фактлар балаларда зур кызыксыну уятты. Үзләре дә аның күп кенә шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.Соңыннан Разил абыйның иҗатына булган карашларын, аңа булган изге теләкләрен язып квилт төзеделәр.