Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

«Бөек Җиңүгә 75 ел»

Быел илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бәйрәмгә әзерлек башланды инде. 10 март көнне Шәңгәлче мәдәният йортында "Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы" юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булып узды. Шәңгәлче авыл җирлеге коллективлары концерт номерлары күрсәттеләр. Сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә медальләрне администрация башлыгы урынбасары Нигъмәтҗанов А. Г. һәм Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Сәлимов Р. Х. тапшырдылар. Чара тәмамлаганнан соң чәй өстәле оештырылды.    

Катнаштылар 39 кеше.