Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

«Муса Җәлил - балалар язучысы»

Бүген, «Радуга» балалар бакчасында өлкән төркем балалары белән, татар халкының бөек улы, Советлар Союзы герое, каһарман-шагыйрь М.Җәлилгә багышланган «Муса Җәлил - балалар язучысы» дип исемләнгән чара үтте. Балалар бик актив катнаштылар. Муса Җәлилнең «Карак песи», «Әтәч», «Кызыл ромашка» шигырьләрен яттан сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Чара бик кызыклы һәм гыйбрәтле үтте.