«Туган җирем - Татарстан»
«Радуга» балалар бакчасында өлкән төркем балалар белән ТАССРга 100 тулуга багышланган «Туган җирем - Татарстан» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте. Балалар белән Татарстан Республикасы, аның тарихы, башкаласы Казан турында, Сөембикә манарасы, Казан Кремле, Кол Шәриф мәчете, Камал театры турында сөйләшенде.
«Туган җирем – Татарстан» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.