Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

“Маҗаралы Яңа ел”

Шәңгәлче мәдәният йорты белән берлектә куп балалы гаиләләр өчен «Маҗаралы Яңа ел» дип исемләнгән могҗизалы Яңа ел кичәсе үтте. Балалар янына кунак булып Убырлы Карчык, Кыш бабай һәм Карчәчәк килделәр. Чыршы тирәли матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр һәм уеннар уйнадылар. Һәрбер бала Кыш бабайга һөнәрен күрсәтте. Яңа ел кичәсе бик күңелле үтте.