Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

" Сезгә безнең хөрмәтебез!"

" Сезгә безнең хөрмәтебез!" дип исемләнгән чара Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелде. Бу чара мәктәп ашханәсендә- чәй табыны артында үтте. Кичәгә килүче өлкән абый- апаларыбызны мәктәп укучылары чәчәкләр белән каршы алдылар. Чәй табыны артында утыручы кунакларыбыз концерт тыңладылар, укучыларның, укытучыларның чыгышлары белән хозурланып утырдылар. Ә " Мунча Ташы" театры җитәкчесе, авылыбыз депутаты Әсхәдуллин Гамил Габдулла улы гармун моңнары астында аларны җырлатты да, елатты да.   Бәйрәм табыныннан тәмле ашлар белән сыйланып, үзләренә булган кадер -хөрмәткә рәхмәт әйтеп өлкәннәр өйләренә таралыштылар.