Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

«Яңа ел килә безгә»

«Радуга» балалар бакчасында «Яңа ел килә безгә» дип исемләнгән могҗизалы Яңа ел иртәсе үтте. Яңа ел балаларның иң көтеп алган бәйрәме һәм алар бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр. Балалар янына кунак булып Кыш бабай һәм Карчәчәк килде. Чыршы тирәли матур итеп шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр һәм уеннар уйнадылар. Һәрбер бала Кыш бабайга һөнәрен күрсәтте. Яңа ел иртәсе бик күңелле үтте.