Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Көзге шатлык!

 " Көзге шатлык!" конкурсы балаларның оешканлык сәләтен, табигатькә булган мәхәббәтен, шулай ук әти- әниләре белән булган мөнәсәбәтен ачык күрсәтте.Чөнки алар бу конкурска берничә көн дәвамында әзерләнделәр, аларга бу эштә күбесенә әниләре, абыйлары булыштылар. Һәрберсе үзенең эше турында сөйләгәндә, без кечкенә генә керпе турында бик күп мәгълүмат белдек. Конкурс төрле кызыклы уеннар, китаплардан керпе турында әсәрләр уку белән үрелеп барды.