" Беренче сыйныфка багышлау" һәм Мәдәни көндәлекләр тарату.
" Беренче сыйныфка багышлау кичәсе" кысаларында мәктәпләрдә үткән чараларда шулай ук Мәдәни Көндәлекләр дә таратылды. Шәңгәлче Гомум Белем бирү мәктәбенең беренче сыйныф укучыларына кунакка Убырлы белән Шүрәле, шулай ук Кирлемән дә ( бу рольне авыл китапханәсе җитәкчесе башкарды) килгән иделәр.Алар балалар белән төрле кызыклы уеннарда катнаштылар. Ә Мәдәни көндәлекне балаларга мәктәпнең уку- укыту буенча директор урынбасары Хамидуллина А.А. тапшырды.