Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Изгелек безнең йөрәкләрдә!

" Осення неделя добра- эстафета добрых дел!" акөиясе кысаларында китапханәдә " Изгелек безнең йөрәкләрдә!" дип исемләнгән әдәп дәресләре үтте. Балалар шул темага караган китап күргәзмәсе белән таныштылар, татар телендә никадәрле матур, шулай ук йөрәкне яралый торган начар сүзләр дә барлыгын белделәр. Кечкенә йөрәкләргә матур сүзләр язып, алардан Яхшылык агачы үстерделәр. Тамырларыннан ук матур сүзләр үскән агачның ботаклары да тәмле, изге сүзләрдән генә тора.