Сельская библиотека пос. Трудовой - филиал № 34

21 март - халыкара шигърият көне

Китапханәдә халыкара шигърият көненә багышлап "21 нче март - халыкара шигърият көне" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Көн дәвамында укучыларны татар шагыйрьләренең шигырьләре белән таныштырдым. Килүчеләр Г.Тукай, М.Җәлил, Х.Туфан, Р.Вәлиев, Н.Мирхазова, А. Мортазина һ.б. шагыйрьләрнең шигырьләрен кычкырып укыдылар. Чара шагыйрь Гыймран Сафинның "Шигърият" исемле шигырен укып тәмамланды.