Сельская библиотека пос. Трудовой - филиал № 34

Китапханә тарихы

      Трудовой поселогында китапханә 1969 нчы елның маенда ачыла. Носова Любовь Сергеевна китапханәнең беренче китапханәчесе була. 1971 нче елда Любовь Сергеевна гаилә хәле буенча Ширәмәткә күчеп китә. Аннан соң, китапханәдә бер – бер артлы китапханәчеләр алышына. 1988 нче елның июлендә китапханәдә китапханәче булып Шәйхетдинова Рима Мөбәрәкҗан кызы эшли башлый. Озакламый  китапханә алдынгы китапханәләр рәтенә баса. Ләкин…, кайгы килә. 1991 нче елның 23 нче февралендә, поселокта мәдәният йорты янгын чыгу сәбәпле, бөтенләй янып бетә, һәм шунда ук урнашкан китапханә дә яна. Спорт уеннары өчен салынган  йортны китапханә өчен бирәләр. Тубән Каманың  Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчеләре тиз арада китапханәне китаплар белән тәэмин итәләр. Системага кергән һәр китапханә дә узеннән өлеш кертә.

      Шулай итеп, 1992 нче елның ахырына китапханә фонды 7397 данәгә җитә. Шушы йортта китапханә 11 ел халыкка хезмәт курсәтә. 2002нче елда китапханә яңа төзелгән мәдәният йорты бинасына күчә.