Сельская библиотека пос. Трудовой - филиал № 34

Тормышта җыр бик кирәк

"Замандашлар" клубы кысаларында китапханәдә "Тормышта җыр бик кирәк" исемле музыкаль кичә узды. Чара барышында "Җыр нәрсә ул?","Ул безгә нигә кирәк?", - дигән сорауларга җавап бирергә тырыштык. Кайсысы "Җыр - сабыйларның көлүе", дисә, икенчесе "Җыр - сөям дигән серле пышылдау" - диде. "Җыр - үзе бер мәхәббәт " - дисәләр, башкалары "Җыр бит ул җан моңы" - диделәр. "Җыр ничек туа?" - дигән сорауга да һәркем үзенчә җавап бирде. Бергәләшеп җырлар җырлаганнан соң, җырларның таныштыра да, кавыштыра да, елата да, авырудан да дәвалый торган сихри дөнья икәне турында сөйләшеп, чараны тәмамладык.