Сельская библиотека пос. Трудовой - филиал № 34

"Әдәби кораб" бездә кунакта

11 октябрь көнне Трудовой посёлогы китапханәсенә кунакка "Кама таңнары" әдәби берләшмәсе әгъзалары - Рәсимә Нәбиуллина, Фәнүзә Сабирова, Никифор Тукмачев, Рәфыйк Әхмәдиев, Галимҗан Нәбиуллин килде. Авылның өлкәннәре зур игътибар  белән йотлыгып шагыйрьләрнең чыгышын һәм алар сүзләренә язылган җырларны тыңладылар. Кичәне Түбән Кама Үзәк китапханәнең китапханәчесе Әнфисә Фәйзетдинова бик кызыклы итеп, матур җырлар белән үреп алып барды. Трудовой посёлогы үзешчәннәре дә моңлы матур җырларын бүләк иттеләр. Тамашачылар кичәдән соң рәхмәтләр әйтеп, киләчәктә тагын да шундый очрашулар булуын теләп таралыштылар.