Сельская библиотека пос. Трудовой - филиал № 34

Словарь һәм энциклопедия битләренә сәяхәт

8 август көнне 2 - 5 класс укучылары белән китапханәдә "Словарь һәм энциклопедия битләренә сәяхәт" исемендә китапханә дәресе уздырылды. Чара барышында төрле тематик энциклопедияләр: "Насекомые", "Футбол", "Красная книга" һ.б. белешмә әдәбиятка күзәтү уздырылды. "Футбол" энциклопедиясендә укучылар футболның тарихы белән танышсалар, "Открытия и изобретения" энциклопедиясе битләреннән автомобильне кем уйлап тапканын белделәр. Соңыннан В.И.Дальнең һәм С.И.Ожеговның күренекле словарьлары белән таныштылар.