Китапханәчелэр
Китапханәне ачучы Талипова Миңненур Гариф кызы
1970 елның декабреннән 1971 елның февраленә кадәр эшли
Китапханәне ачып җибәрүче кеше Талипова Миңненур Гариф кызы була . Ул Түбән Кама районының Түбән Уратма авылынла 1948 елда туган . 1965 – 68 елларда Алабуга культура агарту училищесының китапханә бүлеген тәмамлый . Минзәлә районының Аю авылында бераз эшләгәннән соң , үзенең туган ягында эшлисе килү теләге белән районыбызга кайта . Район культура бүлеге аны Ташлык авылына , китапханә ачарга җибәрә. Авыл Советы рәисе Нурҗамал апа Һәм секретарь Зәйнәп апалар аны бик теләп каршы алалар һәм китапханә ачуда һәрьяклап ярдәм итәләр .
Китапханәгә беренче китапларны ат белән барып , Балчыклы авылы китапханәсеннән 170 экз . китап алып кайталар . Шәңгәлче авыл китапханәсеннән алып кайтылган 272 экз . китап та иш янына куш була . Партоешма секретаре бүлмәсеннән Наил абый Хәмзин Ленинның сайланма әсәрләре томнарын бирә . Укучы балалар да өйләреннән китаплар алып киләләр . Шулай итеп 1971 елның 1 январена китапханәдә барлыгы 487 экз . китап була .
Яңа елга чыккач, Түбән Кама китап кибетеннән дә акча күчерү юлы белән китаплар алына . 1971 елның 12 июнендә китапханәгә Казан бибколлекторыннан беренче посылка китаплар килә . Ул почта аша Шәңгәлче почтасына килә һәм анда барлыгы 33 кз . китап була . 8402 нче номерлы накладной буенча 21 май 1971 елда җибәрелгән . 1972 елның 1 январена инде китапханәдәге китаплар саны 736 га җитә . Алардан файдаланучылар саны 425 укучы була , шуларның 212 се балалар . Яшь , энергияле китапханәче үз эшен яратып , намус белән башкара . Кыска гына вакыт эчендә китапханә яшьләрнең . балаларның , авыл халкының яратып йөри торган урынына , ә китапханәче аларның ярдәмчесенә , киңәшчесенә әйләнә . Китапханәдә Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар ” ы буенча китап укучылар конференциясе , татар язучысы Фатих Кәрим иҗаты буенча әдәби кичә , “Туган ягым” дигән географик викторина һ . б . чаралар үткәрелә . Кичәләрне башлангыч мәктәп укытучысы ( үзе үк мәктәп директоры ) Хадиуллина Рәкия апа , балалар бакчасы тәрбиячесе Мухамадиева Нәсимә , клуб мөдире Мингалиева Рәйсә белән берлектә әзерлиләр һәм үткәрәләр . Талипова Миңненурның сүзләренә караганда , ул вакытта китапханәдән иң күп китап укучы булып Шәйхетдинов Фаил Вәзир улы саналган . Шулай оешкан төстә эш башлап , күңелле генә эшләп , төрле бәйрәм чаралары үткәреп йөргән җиреннән , Талипова Миңненурга Ташлык китапханәсеннән китәргә туры килә. Сәбәбе дә бик җитди , мөһим була шул . Кызыл Чапчак авылына кияүгә чыга ул . Бары 2 ай ярым эшләп кала . Ул хәзер дә шул авылда яши . Бухгалтер булып эшләп , инде пенсиягә чыкты . Кызганыч , гомере буена китапханәдә эшлисе килсә дә , аңа үз профессиясе буенча эшләргә туры килми . Ире белән 3 малай тәрбияләп үстергәннәр . Ире вафат була .
Валеева Асия Сәлим кызы
1971 елның мартыннан 1974 елның сентябренә кадәр эшли
Тормыш дәвам итә. Миңненурны күрше Шәңгәлче авылы кызы Вәлиева Асия Сәлим кызы алыштыра . 1971 елның март аеннан Асиянең хезмәт биографиясе башлана . Махсус китапханә белеме булмаса да , бу кыз да бик тырыш , китапларны җаны, тәне белән яратучы булып чыга . Асия апа эшләгән чорда китаплар саны да артканнан арта бара . Барлык эш күрсәткечләре дә артканнан арта бара . Китапханәгә укучылар күпләп йөри башлый, китап бирелеш тә арта .
Авылда китапларны пропагандалауга укучыларда китап укуга кызыксыну уятуга күп көч куя ул . Клуб белән берлектә үткәрелгән Яңа ел бәйрәме , Совет Армиясе , 8 март бәйрәмнәрендә халыкка лекция , докладлар укый , бәйрәмнәрнең тарихы белән таныштыра . Авылның җәмәгать тормышында да актив катнаша . Язгы һәм көзге кыр эшләре вакытында кырдан кайтып кермиләр алар. Игенчеләрне яңа матбугат басмалары белән таныштыру , эшнең барышын стена газеталары аша яктырту ул вакытта мәдәният хезмәткәрләренең төп эшенә керә . Аның өстенә фермаларда савымның күрсәткечләрен декада саен, ай саен экранга төшерү һ.б. тавык та чүпләп бетермәслек эшләр китапханәче җилкәсендә була. Аның өстенә үзеңнең эштә күпме план . Авылның 95 % кешесе , шул исәптән балалар да 100% китапханәгә тартылган булырга тиеш .Менә шул эшләрнең барысын да уңышлы башкара ул . Эшен күпме генә яратып эшләсә дә , белем алуга булган ихтыяҗ Асияне апаны китапханә эшеннән аера . Югары Ослан районы Ключище бухгалтерлар әзерли торган училищега укырга керә .Ул китапханәне яңа гына Шәңгәлче урта мәктәбен тәмамлаган Хузина Зәлфира Хөҗҗәт кызына тапшыра.
Асия эшләгән елларда төп күрсәткечләр
ел |
Китап фонды |
Укучылар саны |
Китапханәгә йөреш |
Китап бирелеш |
1971 |
1223 |
425 |
7480 |
7630 |
1972 |
1828 |
515 |
9531 |
9747 |
1973 |
2431 |
523 |
9570 |
10477 |
1974 |
2956 |
527 |
9575 |
7201 |
Абдуллина ( Хуҗина ) Зәлфира Хөҗҗәт кызы
Зәлфира Хөҗҗәт кызының хезмәт биографиясе 1974 елның 23 сентябреннән башлана һәм бүгенге көнгә кадәр дәвам итә . Алдагы китапханәчеләр башлаган эшне Зәлфира лаеклы дәвам итә . Авылда китапханә хезмәте күрсәтүгә зур өлеш кертә . Совхозның иҗтимагый һәм сәяси тормышында актив катнаша. Язгы һәм көзге кыр эшләре вакытында игенчеләрне яңа газета һәм җурналлар белән таныштыра , кыр эшләренең барышы белән “ Молния ” стена газеталары аша авыл халкын таныштырып бара , эш вакытында начар гадәтләр белән шөгыльләнүчеләрне “ Чаян ” га төшерергә дә булдыра . Үз вакытында авыл Советы , партоешма , совхоз идарәсе тарафыннан бирелгән грамоталар шул эшләрнең бәяләмәсе . Кыска гына вакыт эчендә Зәлфира үзен оста плакатлар бизәүче , матур язучы һәм тырыш кеше итеп таныта . Клуб белән үткәрелүче чараларда да актив катнаша , китапханәсендә дә төрледән –төрле кызыклы чаралар , диспутлар үткәрә .
Үзенең эшен яратуы , эшенең теоретик ягын ныклап өйрәнү макса-тыннан , ул белем алырга ниятли һәм 1991 – 1993 елларда Алабуга мәдәният училищесеның китапханә бүлеген читтән торып укып бетерә . Зәлфира елдан ел үзенең белемен эшендә файдала-на. Шуның нәтиҗәсе булып авылыбызда үткәрелгән төрле чаралар тора . Республика дәрәҗәсендә үткә-релүче конкурсларда да катнашып , ул 1 нче урыннарны яулый . 1977 елда Ташлык авылы егете Абдуллин Рәшит белән тормыш корып , 1 малай һәм 1 кыз тәрбияләп үстерделәр . Кайнанасы тыл ветераны Абдуллина Бибиасма Халик кызы белән гомер итеп аны тәрбияләп , соңгы юлга озаттылар . Кызлары Гөлнара педагогия институтын тәмамлады . Үзенең эшен ачып , уңышлы эшли . Яр Чаллы шәһәрендә яши , ире Илшат белән 2 кыз һәм 1 малай үстерәләр . Улы Илнар Түбән Кама шәһәрендә яши , сварщик булып эшли . Тормыш иптәше Сиринә белән 1 кыз һәм 1 малай үстерәләр .