Китапханә турында
Ташлыкта беренче китапханә
Егерменче гасыр башында хәзерге яңа китапханә урынында Закир мулланың шәхси китапханәсе булуы билгеле. Китапханә Закир мулла өенең подвалында урнашкан була . Авылның беренче комсомолы , укытучы булган кеше , авылы-бызның аксакалы Гыйлаҗетдинов Сәхәбетдин бабай сөйләвенә караганда , китапханә шактый бай булган . Анда дини китаплар белән беррәттән ( алар арасыннан “Мөннәбихәт ” – гарәпчәсе дә , тәрҗемәсе дә ; “Гәҗәибел мәфлүхәт ” тереклек турында , әйтеп китәргә була ) , Габдулла Тукай , Галиаскар Камал Һәм башка авторлар китаплары да булган . Китапханәдән авыл кешеләре дә файдаланганнар , бигрәк тә авыл балалары бирегә еш килгәннәр . Закир мулла китап биргәндә : - Яхшылап укыгыз , килгәч сөйләтеп карыйм , - дип куркыткан.
Чыннан да китапны алып килгәч , балалардан эчтәлеген сөйләтеп караган . Әгәр дә бала сөйли алса, мактаган һәм аңа калынрак китап бирә торган бул- ган , ә сөйли алмаса юкарак китап биргән. Сәхәбетдин бер килгәндә Закир мулла аңа , менә бу китапта муллалардан , байлардан көлгәннәр , дип Г . Камалның “ Банкрот” ын биргән .
*Айдар Хәмзин мәгьлүмәтләреннән.
Китапханәне төзүчеләр һәм ачылу елы
Ташлыкта китапханә 1970 елның декабрь аенда ачыла . Китапханәгә элек колхозның бүлекчә конторасы булып хезмәт иткән бинаны бирәләр . Бинаны төзүдә Ташлык кешеләре Нуретдинов Мәннән Нүретдин улы ( Укытучы Хадиуллина Рәкия апа ире ) , Сахабиев Хиннур Бәгдәнур улы ; Сабитов Хафиз Сабит улы (1923 – 1994 ) ; Минегалиев Гәни ( Минегани) Минегали улы ( 1921 – 2000 ) ; Маликов Фатих Бәдигь улы ( 1923 - 2006 ) эшлиләр . Бина дүртпочмаклы булып , 36 кв . м . мәйданны били , бүрәнәдән төзелгән була . 1976 елда шуңа Кушай авылыннан алып төшеп , тактадан веранда кебек янкорма ясала . Аны Исламов Хәсән Ислам улы ( 1913 – 1999) Хәмитов Зиннур Якуб улы ( 1912 – 2000 ) төзеделәр . Ул вакытта Шәңгәлче авыл Советы рәисе булып Сабирҗанова Нурҗамал Сабирҗановна эшли иде , секретарь булып Гарифзянова Зәйнәп, Партоешма секретаре Хәмзин Наил Зиннурович ( 1924 – 2006 ) эшлиләр иде . Ә бинаны төзетүдә башлап җибәрүче колхоз рәисе Мулюков Мулланур була , авылның управляющие Мухамадиев Мөнәвир , Шәйхетдинов Вәзир Шәйхетдин улы бригадир булып эшли . Ул вакытта бүлекчә бинасы булган , алда китапханә өчен булачак бинаны төзетүдә алар башлап йөриләр .