Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

"Йодрык кадәрле,йомры гәүдәле"

Кеше тормышында икмәк беренче урында торса,бәрәңге икенче урында булган.Бәрәңгедән әллә ничә төрле ризык әзерләргә була.Бәрәңгеләр алгач авылыбызның Түбән оч урамы белән "Бәрәңге бәйрәме"үткәрдек.Казан асып учакта бәрәңге пешереп халыкны сыйладык.Өстәл артында бу ризык турында  җырларны,табышмакларны искә төшердек.Юныс Әхмәтҗановның "Татар халык ашлары "китабы аша бәрәңге турында бик күп мәгълумат алдык.