Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

"Җыенга рәхим итегез"

Җыенга берничә көн кала,элек- электән килгән матур йола - бүләк җыю башкарыла.Күп җирдә ул сөрән салу буларак билгеле.Бу йоланы "Сөлге җыю" дип атаучылар да бар.Кайда бизәлгән атлар җигеп,җәяүләп бүләк җыялар.Җиңел машина да эшкә җигелә хәзер.Әмма һәркайда гармун тартып,милли киемнәр киеп,җырлап - биеп,күтәренке рухта үткәрергә тырышалар бу бәйрәмне.Бүләкләр кичке якта,кешеләр эштән кайткач җыела.Көне алдан хәбәр ителә.Ихлас киң күңелле,кешеләрен яратучы,гореф - гадәтләрне саклап яшәүче авылдашларыбыз ел саен бүләкләрен алдан әзерләп көтеп торалар. Чын күңелдән,ихлас теләкләр теләп бирелгән бүләк кенә башкаларны сөендерер, ди халкыбыз