Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

"Җиңү,Батырлык"

8 май- һәйкәл янында Бөек Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг үтте. Чарада авылыбызның сугыш чоры балалары,китапханә,мәдәният йорты,балалар бакчасы катнашты. Шәңгәлче авыл җирлеге башлыгы Рамил Хәсән Улы Сәлимов,төбәкче Айдар Наил улы Хәмзин  бәйрәм белән котлады. Сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбызны бер миут тынлык белән искә алдык,һәйкәлгә чәчәкләр салынды.

Чараның икенче өлеше Шәңгәлче мәдәният йортында дәвам итте.Мәктәп укучылары,Ташлык һәм Шәңгәлче мәдәният йортларының бию коллективлары концерт номерлары белән чыгыш ясады.